+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 июль 2020, 09:00

Константин Толкачев тавыш бирүне оештыру дәрәҗәсен бәяләде

Башкортостан Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев республиканың төньягында эш сәфәрендә. Парламент спикеры Бөре һәм Мишкә районнарында булды, анда ул берничә участокта Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүенең барышы белән танышты, сайлаучылар, күзәтүчеләр, сайлау комиссияләре әгъзалары белән аралашты.

- Тавыш бирү югары дәрәҗәдә оештырылган, сайлаучыларның уңайлылыгын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү өчен кирәкле бөтен нәрсә эшләнгән, - диде Константин Толкачев. - Барлык участокларда да билгеләнгән профилактик нормалар үтәлә, контактлы өслекләр дезинфекцияләнә, барлык килүчеләрнең тән температурасы үлчәнә, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү яхшы җайга салынган. Тавыш бирү процессын оештыру шулай ук югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып тора.
Дәүләт җыелышы - Корылтай Рәисе сайлаучыларның югары дәрәҗәдә актив булуын билгеләде.
Көн дәвамында шулай ук Константин Толкачевның Борай һәм Яңавыл районнарында сайлау участоклары эше белән танышуы планлаштырылган.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас