Дәүләт думасы депутаты Рәмзил Ишсарин сайлауларда катнашты.
Дәүләт думасы депутаты Рәмзил Ишсарин бүген, Башкортстан халкы белән беррәттән, Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүендә катнашты. Аның сүзләренә караганда, илнең төп законына тәкъдим ителгән үзгәрешләр социаль һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә югарырак стандартлар бирә.
"Без Конституциядә социаль дәүләт нормаларын, илдә яшәүчеләрнең пенсиягә гарантиясен, хезмәт хакын, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне язабыз. Конституция бүген заманча иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә җавап бирергә, һәрберебезнең хокукларын якларга тиеш. Төзәтмәләрдә Конституциянең төрле халыкара бәхәсләрдә өстенлеге күрсәтелүе мөһим, бу безнең илнең суверенитетын якларга мөмкинлек бирә. Бу - үз позицияңне әйтү, безнең дәүләтне үстерү һәм аның һәр гражданы өчен нәрсә мөһим икәнлеген хәл итү», — диде ул.
Фото: bashinform.ru