+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 июль 2020, 14:50

"Русиянең бәйсезлеген тәэмин итәчәк ул"

Игорь Комаров Түбән Новгородта тавыш бирде.

Игорь Комаров Түбән Новгородта тавыш бирде.
Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Түбән Новгородта Козьма Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогия университеты бинасында урнашкан 2551нче сайлау участогында тавыш бирде. Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдаланды.
Игорь Комаров Президент Владимир Путин тәкъдим иткән РФ Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр дәүләт һәм хакимият институтын ныгытуга, Русиянең бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклауга ярдәм итәчәк, дип ышана. Төзәтмәләрнең төп өлеше социаль гарантияләрне тәэмин итүгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә, кешеләрнең сәламәтлеген саклауга, кеше һәм аның хезмәте хокукларын яклауга, милләтнең тарихи белемен арттыруга кагыла.
Элегрәк гражданнарга мөрәҗәгатендә Владимир Путин болай дип ассызыклаган иде: "Яңа конституцион нигезләмәләр кабул ителгән очракта илнең социаль һәм икътисади сәясәтенең нәтиҗәлелегенә күпкә югарырак таләпләр куячак. Яңа дәрәҗәдә кешеләрнең тормыш сыйфатын һәм иминлеген күтәрү бурычлары хәл ителәчәк».
Идел буе федераль округы төбәкләрендә Русиянең һәр гражданына барлык кирәкле шартларны һәм уңайлы тавыш бирү мөмкинлекләрен тәэмин итү өчен зур әзерлек эшләре башкарылды.
Бүген - Бөтенрусия тавыш бирүенең финал стадиясы. 1 июль - аның төп һәм соңгы көне. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эпидемиологик вәзгыятьне һәм халыкның хәвефсезлеген исәпкә алу кирәк булганга, русиялеләр атна буе - 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирә алачак, дигән карар кабул ителде.
Тавышларны санау 1 июльнең урындагы вакыт белән 20.00 сәгатьтән соң барлык җиде тавыш бирү көне буенча башкарылачак. Мәскәү белән беррәттән Түбән Новгород өлкәсе ике пилот төбәк булды, андагы халык дистанцион рәвештә тавыш бирә алды.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас