Башкортостанда Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә килү 15 сәгатькә 82,3 процент тәшкил итте. Участокларга республикада яшәүче 2,5 миллионнан артык кеше килгән инде.
Тавыш бирүгә килү 15 сәгатькә 82 проценттан артып киттеУфада килү 83,6 процент, республика шәһәрләре буенча - 78,1 процент. Нефтекама һәм Сибай алда бара - участокларга халыкның 82 проценттан артыгы килгән.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат үзәге җитәкчесе Җиһанур Алтынбаев сүзләренә караганда, авыл районнарында килү 15 сәгатькә 83,6 процент тәшкил итә. Алдынгылар: Дәүләкән (93 процент), Бакалы (91) һәм Зилаер районнары (91). Тавыш бирүдә катнашучылар арасында - 1 миллион 377 меңнән артык ир-егет һәм 1 миллион 650 мең хатын-кыз.