Башкортстанда 1 июльнең 12 сәгатенә Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барышында катнашу 76,3 процент тәшкил итте.
Уфада активлык - 76,68 процент. Шәһәр буенча уртача килү бу вакытка 71,2 процент тәшкил итте, ә районнар буенча - 77,5 процент. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова брифинг барышында республикада беренче тапкыр 32 меңгә якын яшь кеше тавыш бирүе турында сөйләде. Ә тавыш бирүдә катнашучы 203 кеше үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үткән.
Тавыш бирү процессын һәм аңа йомгак ясауны территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең 29 мең 395 әгъзасы тәэмин итә. Башкортстанда гомумрусия тавыш бирүендә катнашкан 345 меңнән артык кеше (сайлаучыларның гомум санының 11 проценттан артыгы) сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларыннан (КОИБ) файдалану мөмкинлегенә ия. Комплекслар 229 сайлау участогында эшли.
Киңкүләм мәгълүмат чараларының 117 редакциясе җитәкчеләренең гаризалары буенча республика Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан гомумрусия тавыш бирүен мәгълүмати яктыртуда катнашу өчен 474 аккредитация таныклыгы бирелгән.