+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 июль 2020, 14:50

Владимир Путин тавыш бирде

Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирергә килде.

Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирергә килде.

Тавыш бирү өчен Президент Русия Фәннәр академиясендәге 2151нче участокка килде, анда ул, традиция буенча, төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре барышында тавыш бирә.

Бүген - Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең соңгы көне. Сайлау участоклары урындагы вакыт белән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Шуннан соң Үзәк сайлау комиссиясе сайлау кампаниясенең барлык көннәре өчен тавышларны саный башлый. Пандемия аркасында тавыш бирүне апрельдән июньгә күчерделәр һәм берничә көнгә суздылар, ул 25 июньдә башланды.

30 июньдә Владимир Путин халыкка чираттагы мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга чакырды. Дәүләт башлыгы барысыннан да «үз сүзен әйтүен» сорады һәм тавыш бирүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.

Фото: kremlin.ru
Читайте нас