1 июльдә Уфада сайлау участогына узган елгы аккредитация ярдәмендә (2019 елның 8 сентябренә бирелгән) журналистлар һәм Навальный штабы вәкилләре узарга тырыша. Шушы уңайдан республика Үзәк сайлау комиссиясе аңлатма бирде.
“2020 елның 1 июлендә һәм аңа кадәр көннәрдә Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүен мәгълүмати яктыртуда катнашу өчен бирелгән аккредитация таныклыклары гына дөрес”, - дип аңлаттылар төбәк Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә тавыш бирү биналарында катнашу өчен һәм тавыш бирү йомгакларын билгеләгәндә бирелгән аккредитация таныклыклары сайлауларның нәтиҗәләрен ачыклауга йогынты ясый алмый.