+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 июль 2020, 11:25

Зөһрә Рәхмәтуллина гомумрусия тавыш бирүендә катнашты

Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүендә катнашты.

Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүендә катнашты.
- Һәрбер көчле, күпмилләтле дәүләтнең нигезендә халыклар бердәмлеге, дуслыгы, тиң хокуклы булуы, аларның теленә, мәдәниятенә, диненә игътибар, тиң караш, гаилә кыйммәтләре, гражданлык хисе һәм илсөярлек ята. Көчле дәүләт ул үзенең позицияләрен, халкын, ярдәмгә мохтаҗларны, үзенең бүгенгесен һәм киләчәген, яшь буынны саклый һәм яклый. Бүген без үз тавышларыбызны шушы көчле, үзаллы, үзенең изге тарихына һәм традицияләренә, кыйммәтләренә тугры ил өчен бирдек. Минем тавышым Конституциягә кертелгән төзәтмәләрне хуплау гына түгел, беренче чиратта, үзебезнең һәм балаларыбызның киләчеге өчен җаваплылык билгесе дә булып тора, - диде ул.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас