+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
2 июль 2020, 06:25

Сайлауларда җитешсезлекләр дә ачыкланды

Бүген Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча Советның эшче төркеме Уфа шәһәре һәм Иглин районының участок сайлау комиссияләрендә Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барышын мониторинглады.

Бүген Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча Советның эшче төркеме Уфа шәһәре һәм Иглин районының участок сайлау комиссияләрендә Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барышын мониторинглады.

"Мониторинг кысаларында күзәтүчеләр һәм комиссия әгъзалары белән үз функцияләрен гамәлгә ашыру буенча әңгәмәләр үткәрелде, шулай ук тавыш бирү өчен бүлмәләрдә санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлеше тикшерелде. Барлык участокларда да керү юлында тавыш бирүдә катнашучыларның температурасы контактсыз үлчәнде һәм һәркемгә шәхси саклану чаралары җыелмасы бирелде.

Мониторинг барышында тавыш бирү нәтиҗәләренә бернинди дә йогынты ясамый торган җитешсезлекләр ачыкланды, әмма участок сайлау комиссияләре эшендәге барлык җитешсезлекләр турында Башкортстан Республикасы Башлыгына, алга таба төбәкнең Үзәк сайлау комиссиясе белән фикер алышу һәм кимчелекләрне бетерү өчен хәбәр ителәчәк", - дип хәбәр итте күчмә эш төркеме җитәкчесе, Советның җаваплы сәркатибе Зөлфия Гайсина.

"Мин сайлауларның бойкотына каршы, шуңа күрә килдем һәм тавыш бирдем. Барысы да яхшы оештырылган иде. Уфага Хезмәт даны шәһәре исемен бирүгә ярдәм итү өчен җыелган волонтерлар үзләренең аралашучанлыклары белән сөендерде. Барысы да куанычлы түгел: сайлау участокларын мониторинглау аларның ябык булу проблемасын ачыклады: арадаш нәтиҗәләр белән таныштыру мөмкинлеге булмау сайлау законнарына төзәтмәләр кертүне таләп итә. Закон ихтыяр белдерүнең барышын мониторингларга мөмкинлек бирергә тиеш", - диде совет әгъзасы Валериан Гагин.

"Руусия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау буенча тавыш бирү төгәл, сыйфатлы һәм штат режимында барды", - дигән фикерне әйтте Совет әгъзасы Олег Галин.
Читайте нас