+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 Июля 2020, 12:25

Мөһим эшкә җәмәгатьчелек җәлеп ителәчәк

Башкортстанның норматив-хокукый базасын Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә туры китерү буенча закон чыгару эше җәмәгатьчелекне җәлеп итеп үткәреләчәк. Бу хакта 9 июльдә Русия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерде. Чараны видеоконференцэлемтә форматында Русия парламентының ике палатасы җитәкчеләре Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин уздырды.

- Без булган барлык ресурсларны эшкә җигәргә һәм инструментарийларны җәмәгатьчелек белән элемтә өчен кулланырга ниятлибез, - диде Константин Толкачев. - Закон проектларын караячак власть структуралары, эксперт җәмгыяте вәкилләрен җәлеп итеп, коллегиаль органнар төзү күздә тотыла. Төзәтмәләр кертүне гамәлгә ашыру өчен безгә бөтен ачык власть системасының килешеп эшләве кирәк. Дәүләт думасында “Бердәм Русия” партиясе фракциясе илнең барлык төбәкләрендә законнарга тәкъдим ителә торган үзгәрешләр буенча иҗтимагый фикер алышуны оештырырга әзер булуын белдерде. Бу башлангычны дөрес дип саныйм һәм тулысынча хуплыйм.
Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, Русия Федерациясе субъектларының алдан закон проекты эшчәнлеге максатчан түгел - дәүләт хакимиятенең төбәк органнары федераль норматив актларга үзгәрешләр кертүне көтә.
Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы барышында Башкортстан Конституциягә төзәтмәләрне хуплауның иң югары дәрәҗәләреннән берсе - тавыш бирүгә 90 проценттан артык килгән, 88,68 проценты хуплаган төбәк сыйфатында үрнәк итеп китерелде.
- Безнең өчен бу бик югары нәтиҗә, бигрәк тә Русия Конституциясен 1993 ел референдумында республика халкының 60 проценттан артыгы хупламау фактын исәпкә алып, - диде Константин Толкачев. - Узган елларда һәр гражданның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән шактый эш башкарылды. Һәм тавыш бирү нәтиҗәләре күбесенчә аның уңышы нәтиҗәсе булды.
Фото: gsrb.ru
Читайте нас