- Без гадәттә сайлау кампанияләрен уздырганнан соң сезнең белән шәхсән очраштык. Хәзер хәл бераз башка. 1 июльдә Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүләрен оештыру буенча кампания үткәрелсен өчен үзегез сайлау участокларының эшен үзәктә һәм урыннарда оештыру өчен бик күп эш башкардыгыз, сезнең белән бергә сайлау комиссияләре әгъзаларының зур армиясе эшләде, - диде Владимир Путин. - Быел хәл аеруча үзенчәлекле булды, һәм әлбәттә, мин эшнең ничек оештырылуын игътибар белән күзәттем. Ул заманча, бик сыйфатлы, югары дәрәҗәдә оештырылган иде, кешеләр өчен Конституциягә төзәтмәләр буенча үз позициясен ачыктан-ачык белдерү мөмкинлеге тудырылды.