Моңа кадәр Путин Русиянең партнерлар белән диалогта ихтирамлы тонда булуына аңлатма биргән иде. “Без үзебезнең мәнфәгатьләрне яклаганда кулларына бритва килеп эләккән һәм аны селкеп йөрүче ниндидер сантыйлар, юләрләр кебек күренергә тиеш түгелдер, дип уйлыйм. Өстәвенә, барысын да ниндидер тузга язмаган сүзләр белән дә сүгәләр”, – дип җавап биргән дәүләт җитәкчесе.