+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 июль 2020, 23:25

Сөенче: Төркиягә юл ачыла!

Русия Президенты Владимир Путин һәм аның төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган чәршәмбе көнне телефон аша сөйләштеләр, аның барышында илләр арасында авиаэлемтәне яңарту турында фикер алыштылар.

Русия Президенты Владимир Путин һәм аның төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган чәршәмбе көнне телефон аша сөйләштеләр, аның барышында илләр арасында авиаэлемтәне яңарту турында фикер алыштылар.

Русия һәм Төркия 15 июльдән илләр арасында коронавирус пандемиясе аркасында өзелгән авиаочышны тергезергә карар кылдылар.

Кичә Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Русия Хөкүмәте халыкара авиаочышларны яңарту буенча эш алып бара, чит ил партнерлары белән элемтәләр башлана. Шул ук көнне Русиянең «Аэрофлот» авиакомпаниясе башлыгы Виталий Савельев, халыкара авиапассажирларны яңадан кайтару датасы билгеләнмәсә, бу базарны югалтуга китерергә мөмкин, дип белдерде.

Русия вице-премьеры Татьяна Голикова, Русиядән халыкара очышларны тергезү буенча фикер алышу һәм тиешле чикләүләрне акрынлап бетерү 15 июльдән башланачак, дип белдерде. Һәр ике атна саен хакимиятләр чит илләрдәге санитар-эпидемиологик хәлне бәяләргә һәм, кирәк булганда, рейслар яңартыла торган илләр исемлегенә төзәтмәләр кертергә ниятли.

Фото: traveltheworld.com.ua
Читайте нас: