Бүген дәүләт башлыгының бирегә сәфәре көтелә.
Русия Президенты Владимир Путин бүген эш сәфәре белән Кырымга бара. Ил башлыгы Керчь шәһәрендә Хәрби-диңгез флоты өчен хәрби кораблар төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашачак. Бу хакта чәршәмбе көнне Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.
Чара Керчьтәге "Залив" суднолар төзү заводында узачак. Дмитрий Песков белдерүенчә, Владимир Путин биредә видеоконференция форматында илнең башка суднолар төзү комплекслары - "Севмаш" (Северодвинск) һәм "Төньяк верфь" (Санкт-Петербург) белән элемтәгә керәчәк.
Дәүләт башлыгының "Залив" заводында эшләүче суднолар төзүчеләр белән аралашуы көтелә.