+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 июль 2020, 06:50

Владимир Путин Иран Президенты белән телефоннан сөйләште

Русия һәм Иран президентлары Владимир Путин һәм Хәсән Роухани Сүриядә озак вакытлы тынычлыкка ирешү өчен ике яклы координация кирәклеге турында белдерделәр. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу темага ике Президент телефон аша сөйләшү барышында кагылган.

"Сүрия Гарәп Республикасында озак вакытлы тынычлыкка ирешү һәм гуманитар хәлне яхшырту максатларында алга таба да тыгыз координациягә ирешелде", - диелә хәбәрдә.
Президентлар Иран ягы инициативасы буенча узган телефон әңгәмәсендә "энергетика өлкәсендә эре уртак проектларны гамәлгә ашыруны да кертеп, көннең ике яклы актуаль темаларына" да кагылды.
Моннан тыш, Иран Президенты Владимир Путинны Русия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүенең уңышлы уздырылуы белән котлады.
#ВладимирПутин
Фото: ТАСС
Читайте нас