+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 июль 2020, 18:26

Андрей Назаров рәислегендә Совет утырышы узды

Уфада Евразия халыклары ассамблеясенең төбәк Вәкиллеге иҗтимагый советының беренче утырышы узды.

Бүген, 23 июньдә, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, республикада Евразия халыклары ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Андрей Назаров рәислегендә Ассамблеянең төбәк Вәкиллеге иҗтимагый советының беренче утырышы узды.

Чарада Ассамблеянең генеральный секретаре Андрей Бельянинов, медиаүзәк җитәкчесе Любовь Ёлкина, эшкуарларның эре берләшмәләре җитәкчеләре, Ассамблея составына кергән җәмәгать эшлеклеләре һәм актив гражданнар катнашты.

Чарада белгечләр беренче яртыеллыкта Вәкиллек эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, эш планы һәм үсеш стратегиясе буенча фикер алышты. Андрей Назаров чыгышында Ассамблея белән Башкортстан хезмәттәшлеге максатының халыкара гуманитар һәм эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту; туризм, мәдәният, мәгариф, спорт, яшьләр белән эшләү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм мәгълүмат белән алмашу икәнлеген ассызыклады.

Вәкиллекнең эш планында Евразия форумы, Бөтендөнья Фольклориадасы кебек әһәмиятле чаралар турында да фикер алышынды. Бу чараларны Уфада үткәрү планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru сайтыннан.
Читайте нас