Русия Президенты Владимир Путин Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналарда катнашу өчен Кронштадтка килде.
Югары Башкомандующий катерда Фин култыгындагы корабларның парад сафына китте, дип хәбәр итә "Россия 24" каналы.
Парадта 46 кораб, судно һәм катер катнашачак. Парад линиясен XVI гасырның тергезелгән беренче "Полтава" Русия линия корабы җитәкли. Парадның һава өлешендә 41 самолет һәм вертолет файдаланылачак.
Хәрби-диңгез флоты көне Владивостоктагы "Золотой Рог" бухтасындагы парадтан башланды. Бәйрәмнең үзәге Санкт-Петербург булачак.
Фото: vesti.ru