Русия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Тайип Эрдоган телефоннан сөйләшкән. Алар Әрмәнстан-Әзербайҗан чиге районындагы вәзгыять турында фикер алышкан һәм конфликтны дипломатик җайга салуның альтернативасызлыгын ассызыклаган.
Бу хакта кичә Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте. Әңгәмә Төркия ягы теләге буенча узган.
"Яклар Әрмәнстан-Әзербайҗан дәүләт чиге районындагы хәлләрнең кискенләшүе контекстында Кавказ аръягындагы вәзгыять торышы турында да фикер алышты. Владимир Путин киеренкелекне эскалацияләүгә ярдәм итүче теләсә нинди гамәлләрне булдырмау мөһимлеген ассызыклады. Ике яктан да конфликтлы ситуацияне тыныч чаралар белән генә хәл итү турында кызыксыну белдерелде", - диелә хәбәрдә.
"Лидерлар төбәктәге хәлне тотрыклыландыру өчен көчләрне координацияләргә әзер булуын белдерде. Путин һәм Эрдоган, шулай ук, "Әрмәнстан һәм Әзербайҗан халыклары мәнфәгатьләрендә халыкара хокук принциплары нигезендә Таулы Карабах конфликтын сәяси-дипломатик җайга салуның альтернативасызлыгын билгеләп үттеләр", дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Анда президентларның сөйләшү вакытында ике яклы көн тәртибендәге кайбер актуаль темаларга да кагылып үтелүе турында хәбәр иттеләр. "Аерым алганда, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә хезмәттәшлеккә уңай бәя бирелде, бу исә 1 августтан Русия һәм Төркия шәһәрләре арасында даими авиаэлемтәне өлешчә яңарту буенча карар кабул итәргә мөмкинлек бирде", - дип хәбәр иттеләр Кремльдә.
Шулай ук Путин Эрдоганны һәм төрек халкын якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады.
Фото:© Алексей Никольский/ТАСС
⠀