+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 июль 2020, 18:00

Республика – беренче!

Башкортстан Дәүләт социаль башлангычларын гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге булачак.

Бүген, 30 июльдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт социаль инициативаны гамәлгә ашыруга багышланган яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгының онлайн-киңәшмәсендә катнашты. Чараны Стратегик инициативалар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева үткәрде.

– Республика яңа проектта катнашырга әзер, бу безнең өчен файдалы булачак. Без Башкортстанга пилот проектына әзерләнү өчен агентлыкның вәкиллекле командасын чакырабыз. Инвестиция форумы мәйданчыгында без алдагы эшебезнең юл картасын тәкъдир итәргә әзер, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Дәүләт социаль инициативаны эшләтеп җибәрү идеясен Светлана Чупшева июль башында Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында белдерде. Идеяне Русия Президенты Владимир Путин хуплады.

Фото: glavarb.ru сайтыннан.
Читайте нас