+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 август 2020, 09:10

Паспорт белән бергә – Конституция?

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә үзгәрешләр кертелгән Конституцияне паспорт белән бергә бирү мәсьәләсен карарга кушты.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә үзгәрешләр кертелгән Конституцияне паспорт белән бергә бирү мәсьәләсен карарга кушты.
Президентның бу йөкләмәсе Кремль сайтында урнаштырылган. Конституциянең актуаль редакциясен “14 яше тулган гражданнарга һәм Русия Федерациясе гражданлыгы алган кешеләргә” тапшырырга тәкъдим ителә.
Конституциягә үзгәрешләр кертү турында Бөтенрусия тавыш бирүе 25 июньнән 1 июльгә кадәр үтте. Үзгәрешләр яклы кешеләрнең 77,92 проценты тавыш бирде, 21,27 проценты каршы чыкты.
Кертелгән үзгәрешләр арасында – Русия законнарының халыкара законнардан өстенлекле булуы, дәүләтнең ел саен пенсияләрне индексацияләү бурычы, әлеге Президентның яңа вакытка сайлана алу хокукы һәм башкалар.
Беренче тапкыр 1993 елда кабул ителгән документка үзгәрешләр кертү турында Путин быел гыйнварда Федераль җыелышка юлламасында белдерде.
Фото: РИА Новости
Читайте нас