+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 август 2020, 10:40

Путин Уралга ялга килә

Русия сәясәтчеләренең агымдагы елда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр фонында ялны ничек планлаштырулары билгеле булды.

Русия сәясәтчеләренең агымдагы елда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр фонында ялны ничек планлаштырулары билгеле булды.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин тулыканлы ялга китмәячәк, ләкин берничә көнгә «мини-ял»га Себергә, яки Уралга барырга мөмкин. Кагыйдә буларак, мондый сәфәрләргә ул оборона министры Сергей Шойгу белән йөри.

Үз чиратында агымдагы елның гыйнварында үз вазыйфасына керешкән премьер-министр Михаил Мишустин, ә ул апрельдә COVID-19 белән зарарлану сәбәпле, өч атна дәвамында дәваханәдә булган, җәйнең калган өлешен эш урынында үткәрергә ниятли.

"Михаил Владимирович бу җәйдә ялга җыенмый. Эшен дәвам итәчәк", - ди аның матбугат секретаре Борис Беляков.

Фото: РИА Новости
Читайте нас