Русия Президенты Владимир Путин Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән телефон аша сөйләшү үткәрде.
Алар Белоруссиядә 33 русияленең тоткарлануы турында фикер алышты. Сөйләшү Путин инициативасы белән булды.
Белоруссия ягы хәбәр иткәнчә, президентлар коронавирус һәм республикада сайлаулар турында фикер алышкан. Шулай ук төп темаларның берсе русиялеләрнең тоткарлануы булган. Кремль хәбәр иткәнчә, лидерлар «ике ил хезмәттәшлеге өчен хас булган үзара аңлашу рухында» вәзгыятьне җайга салуга өметләнә.
«Бу уңайдан әлеге ситуацияне бергәләп хәл итү омтылышы ассызыкланды. Президентлар килеп туган хәлнең чын сәбәпләрен билгеләү, гаеплеләрне табу һәм аларны җаваплылыкка тарттыру өчен булган һәр фактны җентекләп өйрәнергә килеште", - дип хәбәр итә БелТА.
Фото: ИД "Коммерсантъ"