+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 август 2020, 09:10

Путинның кереме күпмегә арткан?

Владимир Путин 2019 елдагы керемнәре турында хисап тотты.

Владимир Путин 2019 елдагы керемнәре турында хисап тотты.

Дәүләт башлыгының, Президент Хакимияте хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары турында декларация Кремль сайтында бастырылган.

Былтыр Русия Президенты 9,7 миллион сум акча эшләгән. Владимир Путин карамагында 153,7 квадрат метр мәйданлы фатир һәм 18 квадрат метрлы гараж урыны бар. Шулай ук дәүләт башлыгы милкендә 77 квадрат метр мәйданлы фатир һәм 18 квадрат метрлы гараж бар. Транспорт чараларыннан - ике "Волга ГАЗ 21М", "Нива" "Скиф" автоприцепы.

Бер елда Президентның кереме бер миллион сумга арткан.

Фото: kremlin.ru
Читайте нас