+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 август 2020, 14:08

Владимир Путин Александр Лукашенко белән сөйләшкән

Владимир Путинның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән телефон аша сөйләшүе булган.

Владимир Путинның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән телефон аша сөйләшүе булган.

Александр Лукашенко Белоруссиядәге Президент сайлауларыннан соң барлыкка килгән вәзгыять турында сөйләгән. Ике яктан да килеп туган проблемаларның тиздән җайга салыначагына ышаныч белдерелгән. Иң мөһиме, бу проблемалардан Союздаш дәүләт кысаларында ике илнең үзара файдалы хезмәттәшлегенә зыян китерергә омтылучы деструктив көчләр файдаланылмасын иде.

Элек кулга алынган 32 граждан Русиягә әйләнеп кайтуга бәйле рәвештә, әлеге мәсьәлә буенча профильле ведомстволарның тыгыз хезмәттәшлегенә уңай бәя бирелгән.

Ул төрле дәрәҗәләрдә даими элемтәләрне дәвам итү турында һәм Союздаш мөнәсәбәтләрне ныгыту нияте белән расланган, бу Россия һәм Белоруссиянең тугандаш халыкларының төп мәнфәгатьләренә тулысынча җавап бирә.

Фото:https://www.osnmedia.ru/


Читайте нас