Русия Президенты Владимир Путин Пермь крае башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Махонин белән очрашты. Очрашу онлайн режимда үтте.
- Сез беләсездер, әмма бүген сез аның турында әйтмәдегез, ләкин ул да сезнең шәхси игътибарыгызны таләп итә, бу – авария хәлендә булган торакның зур күләмдә булуы. Пермьдә ул югары дәрәҗәдә саклана. Хәзер без бу хакта җентекләп сөйләшмәячәкбез, сезнең игътибарыгызны гына җәлеп итәм. Мин тиешле сигналларны Хөкүмәткә дә җибәрәчәкмен, әмма сез дә бу мәсьәләне хәл итәчәксез, - диде Владимир Путин.
Шулай ук дәүләт башлыгы төбәк үсешендә уңай тенденцияләрне билгеләп үтте.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.