Быелгы язгы чакырылышта Башкортстанның 7 меңгә якын кешесе хәрби хезмәткә китте. Бу саннарны республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Хәйретдинов китерде.
Рамил Хәйретдинов ассызыклаганча, коронавирус пандемиясе фонында барлык чакырылыш чаралары да Роспотребнадзор таләпләренә туры китерелеп узган. Шулай итеп, армиягә чакырылучыларны урнаштыру өчен өстәмә бүлмәләр җиһазландырылган, мобиль фельдшер пунктлары эшләнгән. Барлык призывниклар да өстәмә медицина тикшерүе узган, шул исәптән CОVID-19 тестын да тапшырганнар. Катлаулы вакыт булуга карамастан, Башкортстанның барлык муниципалитетлары диярлек куелган бурычны үтәгән. Көзге чакырылыш кампаниясенә әзерлек башланган.
- Безгә яшьләр арасында патриотик тәрбия бирү системасын киңәйтергә кирәк. Армиядә хезмәт итү - ул бурыч кына түгел, ә киләчәктә билгеле бер дәүләт вазыйфаларын биләүгә мөмкинлек бирәчәк тормышка керү дә, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.