Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куштау активистлары һәм яклаучылары белән очрашты.
- Куштауда әйткән сүзләрне кабатлыйм: анда беркем дә кермәячәк, һәм компромисс табылмыйча, эшләр башкарылмаячак. Минем карашым: Куштауны яклаучылар - нигездә, тауны да, табигатьне дә яратучы кешеләр. Әмма барысы да түгел. «Сода» хезмәткәрләре дә бар, предприятиенең эшләве кирәк. Алар турында да уйларга кирәк. Сезнең миңа мөнәсәбәтегезгә карамастан, бергәләп уртак карарга килергә кирәк, - диде ул.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, тауны эшкәртү турындагы карар законлы булган, һәм «Сода»ның бөтен рөхсәтләре дә бар, тик мәсьәлә законда түгел, ә халык позициясендә.
- Сөйләшүләрдә төрле як вәкилләре катнаша. Бу мәнфәгатьләр каршылыгы гына түгел, кыйммәтләр каршылыгы да. Һәм аңа төрле күзлектән карарга кирәк, - дип исәпли җәмәгатьче Екатерина Телина.
- Сезнең белән килешәм. Минем шундый принцибым бар: "Яхшы сугыштан соң яхшы дуслык башлана". Безгә тавышланудан туктарга һәм аралашырга вакыт, - диде Радий Хәбиров.
Шулай ук, «Сода» җитәкчелеге чәршәмбе көнне брифинг уздырачак, анда ул Куштауда эш алып бару буенча барлык кирәкле рөхсәт документларын игълан итәчәк.
Элегрәк холдинг җитәкчелеге, аларда хезмәт мәгълүматы булуга карамастан, бу документларның бастырырга әзерләнүен белдергән иде.
Фото: "Башинформ"