+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 август 2020, 08:45

Владимир Путин Төркия Президенты белән сөйләште

Русия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләште.

Русия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләште.
Төп игътибар Ливия кризисы проблемасына бирелде. Берлин конференциясе һәм БМО Иминлек советының 2510нчы резолюциясе нигезендә ут ачуны туктату һәм турыдан-туры сөйләшүләр башлау буенча көрәшүче якларның реаль адымнары зарурлыгы яңадан ассызыкланды.
Сүриядәге хәл террорчылыкка каршы көрәштә уртак көчләрне активлаштыруга басым ясады.
Моннан тыш, көн тәртибенең кайбер темалары каралды, шул исәптән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү. Әнкара һәм Истанбул, шулай ук Төркиянең курорт районнары белән даими авиаэлемтәне яңартуны исәпкә алып, Владимир Путин Төркиядә булган Русия гражданнарының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады. Бу контекстта коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору өлкәсендә профильле ведомстволар линиясе буенча, шул исәптән Русиядә әлеге авыруны профилактикалау өчен вакцина эшләнүгә бәйле рәвештә, хезмәттәшлекне киңәйтүгә ихтыяҗ бар.
#ВладимирПутин
Фото: “РИА-Новости”.
Читайте нас