20 августта Башкортстанга эш сәфәре белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Республика йортында ул төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты.
Аннан соң Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров Башкортстанның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, анда шул исәптән республикада санитар-эпидемиологик хәл турында фикер алыштылар.