Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Русия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе югары идарә мәктәбенең кадрлар белән идарә итү резервын үстерү программасының өченче агымын тәмамлаучылар белән очрашты, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
- Шунысын да билгеләп үтәсем килә, программада катнашучылар барлык дәрәҗәдәге хакимияттә дә кирәк. Чыгарылыш укучылары арасында - 29 төбәк җитәкчеләре, биш федераль министр, Федерация Советы һәм Дәүләт думасы рәисләре урынбасарлары, эре шәһәрләр мэрлары. Еш кына мондый югары, җаваплы вазыйфаларга билгеләнү укыту процессында була яки эшләнә. Кайбер коллегаларыгыз федераль министрлыкларны җитәкләде инде: Мурашко әфәнде бездә сәламәтлек саклау министры.
Агымдагы программаның өч катнашучысы федерация субъектлары башлыклары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы булды, һәм инде бик тиздән, сентябрь башында, аларга хәзер эшли торган төбәкләрдә яшәүчеләрнең хуплавын алырга туры киләчәк, - диде Владимир Путин.
Фото: Кремлин.ру сайтыннан