+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 август 2020, 15:30

Владимир Путин Финляндия Президенты белән телефоннан сөйләште

Финляндия ягы инициативасы белән Русия Президенты Владимир Путинның Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё белән телефоннан сөйләшүе булды.

Финляндия ягы инициативасы белән Русия Президенты Владимир Путинның Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё белән телефоннан сөйләшүе булды.
Белоруссиядәге хәл турында фикер алышканда Владимир Путин Русия позициясен раслады. Аерым алганда, ул суверен дәүләтнең эчке эшләренә тыкшынуның һәм легитим властька тышкы басым омтылышының ярамавын ассызыклады. Ике як та республикада хәлне тизрәк нормальләштерүдә кызыксыну белдерде.
Шулай ук Русия-Финляндия мөнәсәбәтләренең кайбер актуаль мәсьәләләре дә каралды.
#ВладимирПутин
Фото: “РИА-Новости”.
Читайте нас