+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 август 2020, 13:50

Владимир Путин Александр Лукашенко белән телефон аша сөйләште

Русия Президенты Владимир Путин һәм Белорусия Президенты Александр Лукашенко телефон аша сөйләшү барышында Белоруссиядәге хәл турында сөйләштеләр.

Русия Президенты Владимир Путин һәм Белорусия Президенты Александр Лукашенко телефон аша сөйләшү барышында Белоруссиядәге хәл турында сөйләштеләр.

Бу хакта Белоруссия лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә. Президентлар әңгәмә барышында көнбатыш юнәлештәге вәзгыятькә аерым игътибар бирде, дип билгеләп үтелә.

Кремльдә, үз чиратында, Лукашенко Путинга Белоруссиядәге хәлне тотрыклыландыру өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде, дип билгеләп үттеләр.

Моннан тыш, президентлар коронавирус инфекциясенә каршы көрәш турында да фикер алышканнар. Белоруссия коронавирустан V спутник Русия вакцинасын алачак беренче ил булачак. Шулай ук, Белоруссия гражданнары препаратны сынауның өченче этабында ирекле катнашачак.

Фото: "РИА Новости" сайтыннан.
Читайте нас