+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 август 2020, 07:45

Владимир Путин Джузеппе Конте белән телефоннан сөйләште

Италия ягы башлангычы белән Русия Президенты Владимир Путинның Италия министрлар советы рәисе Джузеппе Конте белән телефоннан сөйләшүе булды.

Италия ягы башлангычы белән Русия Президенты Владимир Путинның Италия министрлар советы рәисе Джузеппе Конте белән телефоннан сөйләшүе булды.
Русия-Италия мөнәсәбәтләренең актуаль мәсьәләләре турында, аерым алганда, коронавирус инфекциясе таралуны киметүдә хезмәттәшлекне активлаштыру, бу авыруны профилактикалау өчен вакциналар өстендә эшләү турында фикер алыштылар.
Президент сайлауларыннан соң, Белоруссиядә барлыкка килгән хәл буенча фикер алышу барышында Русия ягыннан бу илнең эчке эшләренә тыкшынуның һәм аның җитәкчелегенә басым ясауның теләсә нинди омтылышларының контрпродуктивлыгы ассызыкланды. Хәзер иң мөһиме - нинди дә булса эскалациягә юл куймау.
#ВладимирПутин
Фото: "РИА Новости".
Читайте нас