Русия Президенты Владимир Путин анимацион кино рәссамы һәм режиссер Леонид Шварцманны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Бу телеграмма Кремль сайтында бастырылган.
Леонид Шварцман - СССР һәм Русия режиссеры, мультипликатор һәм мультипликацион кино рәссамы.
- Сезне хаклы рәвештә ил анимация мәктәбе патриархы, якты күңелле кеше дип саныйлар. Иҗат елларында Сез балалар китапларына искиткеч иллюстрацияләр ясадыгыз, ә иң мөһиме – танылган мультипликацион персонажларның бай галереясен булдырдыгыз. Зур рәхмәт Сезгә, - диде Владимир Путин.
Ул шулай ук рәссамга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек теләде.
Фото: РИА Новости