Русия белән Белоруссия президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенко 14 сентябрьдә Сочида узачак очрашуда ике яклы мөнәсәбәтләрне һәм стратегик партнерлыкны үстерүнең төп мәсьәләләре турында фикер алышачак, дип хәбәр итте Кремль матбугат хезмәте.
"Сәүдә-икътисади, энергетика һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыруга, шулай ук союз дәүләте кысаларында интеграцион процессларны алга этәрү башлангычларына аерым игътибар бирү планлаштырыла", — диелә релизда.
Белоруссия - Русиянең стратегик союздашы. Бу Русия Федерациясенең тышкы сәясәте концепциясендә беркетелгән, анда төбәк өстенлекләренең берсе буларак, Минск белән стратегик хезмәттәшлекне киңәйтү курсы расланган.
Фото: РИА Новости