Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев “Бердәм Русия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Видеоконференция режимында парламент спикерына Әлшәй, Хәйбулла, Уфа һәм Дәүләкән халкы мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итү барышында күтәрелгән төп темалар - авыл торак пунктларын су белән тәэмин итү һәм рөхсәтсез чүплекләрне бетерү. Хәйбулла районындагы чүплекләр белән дә хәл катлаулы. Иләс авылы халкы торак пункт янындагы чүплекне бетерү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
- Мәсьәлә инде хәл ителә, урындагы үзидарә органнары тарафыннан чүплекләр күмелгән, объектны тулысынча рекультивацияләү 2021-22 елларда финанслау күләмнәренә карап планлаштырыла, - дип шәрехләде Константин Толкачев.