Мәскәү Минскига 1,5 миллиард долларлык кредит бирү турындагы килешүләрне тормышка ашырачак, дип хәбәр итте Русия Президенты Владимир Путин Сочида Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашу барышында.
"Без Белоруссиягә бу катлаулы вакытта 1,5 миллиард доллар күләмендә дәүләт кредиты бирү турында килештек, һәм без моны башкарачакбыз. Хәзер, билгеле булганча, безнең финанс министрлары бу хакта профессиональ дәрәҗәдә эш алып бара", - диде Владимир Путин.
Ике ил лидерлары сөйләшүләре бермә-бер форматта уза. Сочида документларга кул кую планлаштырылмый. Бу - 9 августта Президент сайлауларыннан соң Александр Лукашенконың чит илгә беренче эш сәфәре.