+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
14 сентябрь 2020, 11:35

Сайлауда "Бердәм Русия" ышанычлы җиңү яулады

Башкортстанда урындагы советка депутатлар сайлауларда, беренчел мәгълүматлар буенча, республика сайлаучыларының 70,21 процент тавышын җыйган "Бердәм Русия" партиясе җиңү яулады, икенче урында - 4,42 процент тавыш җыйган КПРФ, өченчедә - ЛДПР (2,93 процент). "Яшелләр" - 1,79, "Русия Патриотлары" - 1,73, "Гадел Русия" - 1,67, "Үсеш партиясе" - 1,19, "Русия пенсионерларының социаль гаделлек өчен партиясе" - 1,13, "Гражданлык платформасы" - 0,60, "Яблоко" - 0,06, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр 14,27 процент тавыш җыйган.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлаучыларның килүе 52,28 процент тәшкил иткән. Шәһәр округлары арасында килү - 31,39, муниципаль районнар арасында - 64,42 процент. Иң зур активлыкны Благовар (85,32), Тәтешле (84,68), Миякә (79,22), Шаран (77,90 процент) районнары сайлаучылары күрсәтте. Шәһәрләр арасында Сибай шәһәрендә сайлаучыларның иң күп килүе - 61,98 процент - күзәтелә.
"Партия тарафдарлары булган үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрнең дә булуын исәпкә алып, минем уйлавымча, фракцияләр 80 проценттан артык безнең вәкилләрдән формалашачак. Бу бүген район һәм шәһәрләрдә эшләүче идарәче команда шундый ук депутатлар корпусына ярдәм алачак һәм эшчәнлеген дәвам итәчәк дигән өмет бирә. Безнең өчен беренчел нәтиҗәләр - уңай", - дип шәрехләде "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас