Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Түбән Кыйгы авыл мәдәният йортының «Үсеш ноктасы» балалар телевизион студиясендә яшь журналистларга биргән интервьюсында балачагында биолог булырга хыялланганын әйтте.
Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, республиканың төньяк-көнчыгышында хезмәт сөючән, якты һәм игелекле кешеләр яши.
- Халыкның эчке мәдәнияте бай, дәрәҗәсе, табигате бик матур. Киләсе елда сезнең Юрүзән елгасы буйлап йөзәчәкмен. Быел мин йөзү буенча беренче тәҗрибәмне Бөрҗән районында алдым, — диде Радий Хәбиров.
Ул укучыларга яхшы укуларын теләде.
- Сез яхшы укыганда үз киләчәгегезне формалаштырасыз, - диде ул.
фото: Башинформ агентлыгы