+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 сентябрь 2020, 15:00

Хөкүмәт алдында нинди бурычлар куелды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм яңа билгеләнгән Премьер-министр Андрей Назаров журналистлар белән әңгәмәдә төбәк Хөкүмәтенең яңа җитәкчесе алдында торган өстенлекле бурычлар турында сөйләделәр.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм яңа билгеләнгән Премьер-министр Андрей Назаров журналистлар белән әңгәмәдә төбәк Хөкүмәтенең яңа җитәкчесе алдында торган өстенлекле бурычлар турында сөйләделәр.
- Мин Андрей Геннадьевич де-факто Хөкүмәт җитәкчесе вазыйфаларын башкарды дип әйткән идем инде. Шуңа күрә сүз агымдагы эш, инвестстратегия турында бара. Ә башлангыч бурычлар арасында - гамәлдәге законнар нигезендә Андрей Геннадьевичны аның Хөкүмәт структурасын һәм, димәк, шәхси составны ничек күзаллавы турында фикерләрен сорадым, - диде Радий Хәбиров.
"Республика Хөкүмәтендә масштаблы үзгәрешләр булачакмы?" дигән сорауга Андрей Назаров болай дип җавап бирде: "Миңа калса, иң мөһиме - үзгәрешләр түгел, ә нәтиҗә. Шуңа күрә хәзер республика Башлыгы кушуы буенча без структураны һәм, димәк, Хөкүмәтнең шәхси составын эшләячәкбез. Карарбыз. Шунда ук әйтә алам: мөгаен, эшләгән, үз нәтиҗәлелеген исбатлаган, бик югары компетенцияләргә ия булган җитәкчеләрне алыштырудан мәгънә юк, чөнки алар бик нәтиҗәле эшли. Әмма, мөгаен, ниндидер карарлар булыр".
Фото: glavarb.ru
Читайте нас