+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 сентябрь 2020, 14:00

Радий Хәбиров партиядәшләре белән фикер алышты

18 сентябрьдә Уфада Радий Хәбиров “Бердәм Русия” партиясенең республика төбәк Сәяси советы президиумы утырышын уздырды.

18 сентябрьдә Уфада Радий Хәбиров “Бердәм Русия” партиясенең республика төбәк Сәяси советы президиумы утырышын уздырды.
Утырышта катнашучылар 13 сентябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын һәм урындагы үзидарә органнарын сайлау кампанияләренә йомгак ясадылар.
- Сезнең һәрберегезгә үз эшегезгә һөнәри мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, ул Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү инициативасын хупларга, шулай ук күптән түгел генә узган төбәк һәм муниципаль сайлауларда бик яхшы нәтиҗәләр белән уңышка ирешергә мөмкинлек бирде, - дип мөрәҗәгать итте партиядәшләренә Радий Хәбиров. - Без киләчәк эшебез өчен ышанычлы нигез салдык. Бу тәҗрибә безнең алдагы сайлау кампанияләре өчен хезмәт итсен.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретареның беренче урынбасары Константин Толкачев 13 сентябрьдә узган сайлаулар турында җентекләп сөйләде, анда "Бердәм Русия" сәяси тотрыклылык күрсәтте.
Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин республика башкаласында "Хезмәт батырлыгы шәһәре" стеласын урнаштыру урынын сайлау турында фикер алышуның дәвам итүе турында хәбәр итте.
Радий Хәбиров активистларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды, шулай ук СОVID-госпитальләрдә эшләүче һәм бу авыруны үзләре кичергән медицина белгечләренә ял итүгә ике сертификат тапшырды.
Фото: Башкортстан Башлыгы рәсми сайты.
Читайте нас