28 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь һәм Русия төбәкләренең VII форумында катнашты.
Федерация Советында республика җитәкчесе "Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы - ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияләү нигезе" секциясендә чыгыш ясады, ул Мәскәү һәм Минск арасында видеокүпер форматында узды.
- Бу искиткеч форумда барыбыз өчен дә кадерле булган темада чыгыш ясау - минем өчен зур дәрәҗә. Мин үзем һәрчак тарихи хәтерне саклаучы, ата-бабаларыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыкларын хөрмәт итүче төбәктә үстем, - диде Радий Хәбиров. - Без белорусларга туганнарыбызга караган кебек карыйбыз. Бу - башкортларга бик якын халык. Һәрвакыт шулай булды. Башкорт полклары белоруслар белән бергә Наполеонны кыйраттылар. Бөек Ватан сугышы елларында минем меңләгән якташларым белоруслар белән дошманга каршы көрәшкән. Бүген безнең республикада Белоруссия җирен фашистлардан азат иткән 100дән артык фронтовик яши.