+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 сентябрь 2020, 07:15

Радий Хәбиров “тыныч сәгать” турындагы законга кул куйды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә “тыныч сәгать” турындагы законга кул куйды. Документ республика хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында бастырылган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә “тыныч сәгать” турындагы законга кул куйды. Документ республика хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында бастырылган.

Исегезгә төшерәбез: закон проекты Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары тарафыннан республика халкы үтенече буенча эшләнде һәм көзге сессиянең пленар утырышында кабул ителде.

Закон күпфатирлы йортларда һәм тулай торакларда шау-шулы ремонт эшләрен 13-15 сәгатьләрдә үткәрүне тыя. Тынычлыкны бозучыларны штрафка тарттырачаклар. Гражданнарны бер меңнән ике мең сумга кадәр штраф көтә, вазыйфалы затлар өчен - өч меңнән биш мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен ун меңнән унбиш мең сумга кадәр штраф каралган.

Яңа төзелгән йортларда “тыныч сәгать” файдалануга тапшырганнан башлап ел ярым булмаячак. Тыю аерым очракларга кагылмаячак: болар -аварияне бетерү, яки гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле кичектергесез эшләр.

Яңа кагыйдәләр 2020 елның 3 октябреннән эшли башлаячак.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас