Актриса Чулпан Хаматовага 45 яшь тулды.
Русия Президенты Владимир Путин театр һәм кино артисты Чулпан Хаматованы туган көне белән котлады, аның бетмәс-төкәнмәс иҗади энергиясен һәм хәйрия проектларында актив катнашуын билгеләп үтте. Әлеге телеграмма Кремль сайтында бастырылган.
"Сезне туган көнегез белән котлыйм! Сезне якты, юмарт кеше һәм бетмәс-төкәнмәс иҗат энергиясе чыганагы булган искиткеч актриса буларак беләләр һәм яраталар. Кинодагы һәм театр сәхнәсендәге эшләрегез чын-чынлап талантлы, тирән, истә калырлык эшләрегез беркемне дә битараф калдырмый", - диелә телеграммада.
Президент шулай ук Чулпан Хаматованың нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге, аның социаль, хәйрия проектларында актив катнашуы ихлас ихтирамга лаек дип ассызыклады. Владимир Путин аңа планнарның уңышлы тормышка ашуын теләде, сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләрен җиткерде.
Фото: Риа Новости сайтыннан.