Радий Хәбиров бер төркем фидакарьләргә республика үсешенә өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Республика көненә багышланган “Башкортостан” концертлар залында тантаналы җыелыш вакытында Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды.
"Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев алды. Ул күп еллар Уфа шәһәре хакимиятен җитәкләде. Нәкъ менә ул эшләгән чорда Башкортстан башкаласы яңа импульс алды, ул икътисад, фән һәм мәдәният үсеше үзәге булды. Республикада алынган тәҗрибә һәм һөнәри осталык аны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә илдә танылган экспертларның берсе итә. Бүген Павел Рюрикович Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, закон чыгару дәрәҗәсендә ул туган Башкортстан мәнфәгатьләрен яклый. Павел Качкаев югары бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм укытучыларына - Уфа мэры һәм Дәүләт җыелышының беренче рәисе булган Михаил Зайцевка һәм Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовка рәхмәт белдерде. "Алар миңа күп бирделәр, мин алардан кешеләр белән аралашырга өйрәндем, һәм бүген шундый вакыт, үзең генә берни дә эшли алмыйсың, мин мондый командада эшләвемә шат", - диде Павел Качкаев.
«Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән шулай ук язучы Рәшит Шәкүр бүләкләнде. Үз китапларында ул Башкортстан табигатенең матурлыгына һәм кабатланмас булуына дан җырлый. Аның шигырьләре урыс, украин, казах, төрек, чуваш, болгар, немец телләренә тәрҗемә ителгән. Башкорт халкына мәхәббәт темасы, аның үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмау Рәшит Закировичның бөтен иҗатыда чагыла. Ул - Башкортстан Республикасының Гимнын язучыларының берсе.
Айрат Шаммазов - совет һәм Русия галиме, профессор, Русия Федерациясе һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе - “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденының тагын бер кавалеры булды. Озак еллар дәвамында Айрат Минһаҗевич Башкортстанның гына түгел, ә бәлки илнең алдынгы вузларының берсе - Уфа дәүләт нефть техник университетын җитәкләде. Бу югары уку йорты бүген дә чын мәгънәсендә кадрлар әзерләү урыны булып санала, илгә нефть һәм газ тармагы өлкәсендә иң яхшы белгечләр бирә.