Биредә ул төрле чараларда катнашты.
Бүген Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Стәрлетамакта эш сәфәре белән булды. Парламент спикеры «Содовиклар» мәдәният һәм ял паркында булды, анда ул Республика көне уңаеннан тантаналы җыелышта катнашты, шәһәр халкын бәйрәм белән котлады.
"11 октябрь - тарихи, язмышны хәлиткеч дата. Бу көнне 30 ел элек республиканың Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде һәм яңа Башкортстан туды, - диде Константин Толкачев. - Ул вакытта, 100 ел элекке кебек үк, безнең төбәк яңа Русия дәүләтчелегенең, яңа федерализмның ышанычлы нигезе булды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республикабызның аны ничек якынайтуын, якташларыбызның фронтта батырларча көрәшүен һәм тылда фидакарь хезмәт куюларын ассызыклап әйтәсе килә. Сугыштан соңгы елларда Башкортстан бөтен ил белән икътисадны тергезде, үсте, төзелде. Бүген без яңадан бердәмлекне күрсәтәбез. Без ышанычлы рәвештә Русиянең иң көчле унлыгына керәбез. Һәм моны инвесторлар раслый, алар, озакка сузылган кризиска карамастан, эре проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә, сәнәгатькә һәм авыл хуҗалыгына дистә миллиардлар кертәләр".
Эш сәфәре барышында Константин Толкачев киңкүләм һәм спорт чараларында, китап фестивалендә, икмәк фестивалендә булды, Бөек Ватан сугышы чорындагы артефактлар һәм корал күргәзмәсе белән танышты. Ул шулай ук Стәрлетамакта “Башкорт ихаталары” программасын гамәлгә ашыру барышы, иҗтимагый территорияләрне реконструкцияләү эшләре белән танышты.