+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 октябрь 2020, 15:05

"Русия вертолетлары" белән хезмәттәшлек ныгый

Радий Хәбиров Анатолий Сердюков белән очрашты.

Радий Хәбиров Анатолий Сердюков белән очрашты.
Кичә, 9 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Ростех" дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Катнашучылар «Ростех»ка керүче төбәк предприятиеләре эше, аларның нәтиҗәлелеген арттыру һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Төбәк Башлыгы "Ростех" җитәкчелегенә Башкортстан белән уңышлы хезмәттәшлеге, аерым алганда, Евразия фәнни-мәгариф үзәген төзү проектында катнашуы, шулай ук республика территориясендә эшләүче предприятиеләргә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. Анатолий Сердюков ведомствоара комиссиянең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. "Сезгә, Радий Фәрит улы, Премьер-министр Андрей Назаровның актив позициясе өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам, без бергәләп куйган планнар тормышка ашырылачак. Үз ягымнан эш форматына югары бәя бирергә телим. Киләчәктә дә ул сакланыр дип өметләнәм", - дип билгеләде Анатолий Сердюков.
Хөкүмәт вице-премьеры икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов КумАПны Күмертау шәһәрендә "Палатников" яңа индустриаль паркының якорь резиденты сыйфатында карарга тәкъдим итте. Импортны алыштыру кысаларында Русиянең авиация тармагы өчен уникаль җиһазларны "ЕСМ" җәмгыяте - Уфа предприятиесе чыгарырга әзер. Моның өчен ул ике технологик чишелеш эшләгән. Янгынга каршы эретмәләрдән газ турбиналы двигательләр көрәкләре өчен махсус прецизион өч координаталы станок, шулай ук автоматик режимда двигательләр көрәкләрен һәм дискларын электр плазмасы белән полировкалау турында сүз бара.
Моннан тыш, Рөстәм Моратов «Ростех» катнашлыгында Уфада «Забельский» аэродромы базасында вертолётларга техник хезмәт күрсәтү базасын булдыру башлангычы турында сөйләде.
Читайте нас