+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 октябрь 2020, 13:05

"Үзегезне саклагыз!"

Андрей Назаров республика халкын бәйрәм белән котлады.

Андрей Назаров республика халкын бәйрәм белән котлады.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан халкын социаль челтәрләрдә бәйрәм белән котлады.
"Дуслар, барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Республикага файда китерүче һәркемгә изге теләкләремне җиткерәсем килә.
Бүген безнең алда торган төп проблема - коронавирус инфекциясе таралу. Дәүләтнең бу җәһәттән вируска каршы мөмкин кадәр нәтиҗәле эшчәнлеге бүгенге бәйрәмнең иң зур бүләге булыр. Без икенче йогышлы авыруларны дәвалау үзәге төзергә булдык. Без ансын да Зубоводагы дәваханә кебек кыска вакытта төзиячәкбез. Декабрь башында Стәрлетамакта шундый ук заманча дәваханә ишекләрен ачачак. Атнасына бер тапкыр төзелеш мәйданына үзем барып, киңәшмә үткәрәчәкмен. Аны төзү өчен дә республикада җитештерелгән материаллар кулланылачак.
Ә әлегә һәркайсыгызга түбәндәгеләрне әйтәсем килә: зинһар, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез. Ә без кулыбыздан килгәнне эшләрбез. Республиканың моңардан көчлерәк авырлыкларны да җиңгәне бар. Бу юлы да без аны җиңәчәкбез!
Республика көне белән! Үзегезне саклагыз!"
Фото:facebook.com
Читайте нас