+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 Октября 2020, 09:40

Трамп Путинның акыл сәләтенә бәя биргән

АКШ Президенты Дональд Трамп Демократик партиядән президентлыкка дәгъва итүче көндәше Джо Байденның акыл сәләте Русия Президенты Владимир Путинныкыннан, Кытай Халык Республикасы җитәкчесе Си Цзиньпинныкыннан, Корея Халык Демоктратик Республикасы лидеры Ким Чен Ынныкыннан кайтышрак, дип билгеләгән.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, Русия, Кытай һәм Төньяк Корея лидерлары “100 процентка зирәк акыллы”.
Акыл сәләте андый булмаган сәясәтченең АКШ Президенты булырга мөмкин түгеллеген белдергән. “Байденда 100 дә, 80 дә, хәтта 60 процент та түгел”, – дип тә өстәгән Америка лидеры.
Демократның чыгышына комментарий биреп, Трамп көндәшенең “начар көне” булуын игълан иткән. “Ул хәтта Митта Ромниның (Юта штатыннан сенатор) исемен онытты, аның кайсы штаттан булуын белмәде. Мине мондый хәлдә күз алдына китерә аласызмы?” – дип сорау бирә Трамп.
Фото: lenta.ru
Читайте нас