Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров яңа Хөкүмәттә кемнәр эшләячәге турында сөйләде.
Премьер-министр билгеләвенчә, әлеге Хөкүмәт үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, шуңа күрә дә җитди үзгәрешләр таләп ителми.
“Мин республика Башлыгы Радий Хәбировка ун урынына тугыз вице-премьер калдырырга тәкъдим иттем, шулай итеп идарә итүнең компакт схемасын тормышка ашырырга.
Шул ук вакытта Премьер-министрның ике беренче урынбасары кала. Аларның берсе – Илшат Таҗетдинов, аның вазыйфасы - Хөкүмәт эшен тәэмин итү, төбәк проектларын тормышка ашыру, “Алга” аерым икътисади зонасы үсеше өчен җаваплы булу.
Премьер-министрның тагын бер беренче урынбасары – Рөстәм Моратов. Ул икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры булып кала, инвестицион эшчәнлек, республика үсеше стратегиясе өчен җавап бирә,” – дип белдерде Андрей Назаров.
Дәүләт комитетларының кайберләре министрлыклар итеп үзгәртелә. Бу әлеге юнәлешләргә өстенлек бирү һәм җаваплылык өстәү өчен эшләнә. Аларның исемлеге аерым игълан ителәчәк.